news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда, ТР күләмендә фармацевтика өлкәсендә югары эш күрсәткечләренә ирешкән хезмәт алдынгылары бүләкләнде

Тантанада ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты

 (Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә фармацевтика өлкәсендә хезмәт алдынгылары бүләкләнде. “Татарстанның медицина техникасы һәм фармация” дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан оештырылган һөнәри осталык конкурсында төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Россия Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Сафиуллин, “Таттехмедфарм” генераль директоры Олег Әкбәров һәм башкалар катнашты.
“Елдан-ел медицина хезмәткәрләре көне күркәмрәк үткәрелә. Безнең уртак тырышлык, хезмәтебездәге бердәмлек уңай нәтиҗәләр бирә. Халыкның үлем күрсәткечләре кимүе, халыкның табигый үсешенә ирешү, яңа туган сабыйлар үлеменең киме – безнең нәтиҗәле эшчәнлегебез җимеше. Бу бер урында таптанып тормавыбызны дәлилли. Фармацевтика тармагы узган елда куәтле модернизацияләргә дучар булды. Махсус музей ачылуы – 2011 нче елда сәламәтлек саклау өлкәсенең мөһим вакыйгаларының берсе дип саныйм”, - дип мөрәҗәгать итте Айрат Фәррахов, фармацевтларны бәйрәм белән тәбрикләп, аларга рәхмәтен җиткерде.
Чыгышыннан соң министр бер төркем хезмәт алдынгыларын бүләкләп узды. ТР фармацевтика базарында югары профессионализм һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен “Татарстанның медицина техникасы һәм фармация” дәүләт унитар предприятиесе коллективы ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт Хатына лаек булды. ТР сәламәтлек саклау системасы үсешендәге казанышлары өчен “ТР сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” тармак билгесе белән Республика фармацевтика мәгълүматы үзәгенең баш белгече Елена Настина бүләкләнде. Сәламәтлек саклау тармагында күпъеллык нәтиҗәле хезмәт өчен һәм Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы грамотасы, рәхмәт хатлары берничә хезмәткәргә тапшырылды.
Алга таба конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котларга сәхнәгә Рөстәм Сафиуллин күтәрелде. “Медицина хезмәткәрләре көнендә табибларны котлаганда, фармацевтлар һәм провизорлар арасында үзләрен берникадәр читләтелгән итеп тоеп үпкәләүчеләр дә бар. Украинада әйтик фармацевтлар көне аерым билгеләп үтелә, бәлки безгә дә шундый инициатива белән чыгаргадыр”, - дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга. Билгеле, бу сүзләрдә шаярту төсере дә бар иде. “Без барыбыз да халык сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә гомуми эш эшлибез, шуңа күрә барлык төр медицина хезмәткәрләре дә бер гаилә булып яшибез”, - дип белдерде Рөстәм Сафиуллин.
Олег Әкбәров исә чираттагы тапкыр конкурс нәтиҗәләре буенча фармацевтика тармагы аксакаллары гына түгел, ә яшьләрнең дә югары һөнәри осталыкка ия булуын ассызыклап узды. “Таттехмедфарм” җитәкчесе һәм “Иң яхшы даруханә-2011” һөнәри конкурсында “Иң яхшы шәһәр даруханәсе” номинациясендә җиңү яулаган Казанның 350 нче даруханә мөдире Наталья Щелыванова, әлеге номинациядә быелгы җиңүчене бүләкләделәр. Шулай итеп, “Иң яхшы шәһәр даруханәсе-2012” номинациясендә Җиңүче кубогын Казанның 370 нче санлы даруханәсе яулады. Бүләкләрне даруханә мөдире Фәридә Хәлиуллина кабул итеп алды.
“Иң яхшы авыл даруханәсе” номинациясендә бүләкләрне ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева һәм 2011 нче елгы җиңүче Чистай муниципаль районы 41 нче санлы Үзәк район даруханәсе мөдире Зәйтүнә Мингулова тапшырды. Җиңү Кубогы Алексеевски муниципаль районының 43 нче Үзәк район даруханәсенең 47 нче даруханә коллективына (мөдире Надежда Огневская) тапшырылды. “Иң яхшы җитештерү даруханәсе” номинациясендә Яшел Үзән муниципаль районы 65 нче Үзәк район даруханәсенең 263 нче даруханәсе коллективына тиңнәр табылмаган. Җиңүче кубогы даруханә мөдире Светлана Прокопьевага тапшырылды.
“Һөнәре буенча иң остасы-2011” һөнәри осталык конкурсының “Иң яхшы мөдир” номинациясендә җиңү яулаган Кадрия Габдрахманова әлеге номинациядә быелгы дәвамчыларын бүлкәләүдә катнашты. Өченче урынга Казанның 187 нче даруханә мөдире Гөлнара Полякова, икенче урынга Буа муниципаль районының 151 нче даруханә мөдире Дилбәр Садыйкова һәм беренче урынга Яшел Үзән муниципаль районының 65 нче Үзәк район даруханәсе мөдире Ольга Баннова лаек булды.
“Татхимфарпрепараты” ААҖ генераль директоры Тимур Ханнанов хезмәттәшләрен Медицина хезмәткәрләре көне белән тәбрикләп, аларга эшләрендә уңышлар теләде. “Көн саен эшчәнлегебездә кулланучы препаратлардан тормышта бик сирәк файдаланырга язсын”, - дигән теләктә калды ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot