news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссия утырышы узды

Бүген Казанда тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссия утырышы узды

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның Милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссия утырышы узды.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең берене урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин 2006 елда тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү һәм 2007 елга куелган бурычлар буенча территориаль ведомствоара комиссия эшчәнлеге буенча чыгыш ясады. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә аз тәэмин ителгәннәр рәтендә субсидия алучы гражданнарның санын киметү буенча эш алып бару турындагы докладын Казан шәһәре башкарма комитетының Идел буе районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Әскар Камалиев бәян итте. Казанның Мәскәү районы прокуроры Фәрит Сафин, Россия Федерациясенең 5 нче санлы федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара инспекция җитәкчесе урынбасары Газинур Әпсәләмов Казанда легаль булмаган хезмәт һәм хезмәт өчен “конвертта” түләү формасының масштабларын киметү буенча контроль-күзәтү һәм салым органнарының алып барылган эше нечкәлекләренә тукталды.

Утырышта шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов, Татарстан Эчке эшләр министры Рафаил Гыйльманов һәм башкалар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot