Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Бүген Казанда теннис буенча «Казан Кремле Кубогы» башлана
^Бүген Казанда теннис буенча «Казан Кремле Кубогы» башлана
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген Казанда теннис буенча «Казан Кремле Кубогы» ундүртенче традицион турниры ачыла. ТР Теннис федерациясеннән хәбәр итүләренчә, Баскет-холда узачак турнирда Россиянең барлык төбәкләреннән – Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Самара, Волгоград, Тольятти, Рязань, Псков, Сочи, Адлер һәм башка шәһәрләрдән спортчылар катнашачак.
Ярышлар ирләрнең ялгыз һәм парлы разрядларында үтәчәк. Быелгы турнирның үзенчәлеге шунда ки, беренче һәм икенче урын алган спортчылар «Россиянең спорт мастеры» исеменә лаек булачак.
Турнир 6 февральгә кадәр дәвам итә. Ярыш кысаларында шулай ук «Зур түбәтәй» VIP-турниры узачак. Уеннарга керү бушлай.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз