news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда Татарстан мөселманнарының IV корылтае уза

Мөхтәрәм кунаклар сыйфатында корылтайга Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Т.Таҗетдин, Мөфтиләр шурасы рәисе Р.Гайнетдин чакырулы

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан мөселманнарының IV корылтае уза, анда ТР Диния нәзарәте рәисе сайланачак.

Республика районнарыннан корылтайда 528 имам, ТР Диния нәзарәте президиумы һәм Россиянең төрле төбәкләреннән мөфтиләр, шул исәптән Төняк Кавказ республикалары мөфтиләренең һәммәсе дә катнашыр дип көтелә.

Мөхтәрәм кунаклар сыйфатында исә корылтайга Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин белән Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, шулай ук Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев чакырулы. Бу хакта ТР Мөселманнары диния нәзәрәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot