news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда Татарстан халыклары ассамблеясе Советы утырышы уза

Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы көтелә

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казанда Татарстан халыклары ассамблеясе Советы утырышы уза. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы көтелә.

Утырышта Татарстан халыклары ассамблеясе Советының 2008-2009 еллардагы эшчәнлеге турындагы хисапны Советы рәисе урынбасары, Советның Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров ясаячак.

Шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясенең Ревизия комиссиясе хисабын тыңлау, Ассамблеяга яңа әгъзалар кабул итү, Ассамблея Советы әгъзаларын сайлау көтелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot