news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда татарча аралашу клублары үз утырышын уздыра

Оештыручылар балаларга татар телен өйрәнергә кызыклы ысул тәкъдим итәчәк.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген 18:00 сәгатьтә Муса Җәлил урамы 19 йортта "Чәйлик", "Татарча самовар" һәм "Фәрит Галимов остаханәсе" берләшеп, татарча аралашу кичәсе уздыра. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кичәне оештыручыларының берсе рәссам Фәрит Галимов хәбәр итте.

“Бүген без килгән кунакларыбызга сәхнәләштерелгән өзек тәкъдим итәчәкбез. Кешеләргә рольләр бүлеп бирелә һәм аны уйнап карыйбыз. Монда әти-әниләр, өлкән кешеләр катнашыр дип көтелә. Аларга битлекләр, төрле хайван киемнәре дә биреләчәк. Без балаларга татар телен өйрәнергә кызыклы ысул тәкъдим итәбез”, - диде ул.

Әлеге кичәне “Чәйлик”, “Татарча самовар” һәм “Фәрит Галимов остаханәсе” клублары берләшеп уздыра. Берләшеп, аралашу клублары финанс ягын җайга салган, программаларын баеткан һәм кеше санын арттырган. Әлеге клублар “Фәрит Галимов остаханәсе”ндә һәр җомга көннәрендә очраша. Бирегә кызыклы шәхесләр чакырыла, татарча җырлар җырланыла, сәхнәләштерелгән өзекләр куела, татар милләтенең бүгенге көн актуаль проблемаларына фикер алышына.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot