Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда таможня контроле мәсьәләләре буенча семинар ачылды
Бүген Казанда таможня контроле мәсьәләләре буенча семинар ачылды
(Казан, 5 март, “Татар-информ”). “Һава пропускы пунктларында таможня рәсмиләштерүе һәм контроле үзенчәлеге” – бүген Татарстан таможнясында старт алган уку семинары әнә шулай атала, дип хәбәр итә Татарстан таможня матбугат хезмәте.
Семинарга Идел буе төбәге халыкара аэропортларының таможня постлары, таможня процедуралары һәм таможня контроле башлыклары җыелды. Казанның форумны үткәрү урыны итеп сайлануы очраклы түгел. татарстан башкаласында халыкара режимда 20 елдан артык эшләүче аэропорт бар. Төбәкнең бер генә һава порты да мондый “стаж”га ия түгел.
Өстәвенә, татарстанлылардан өйрәнерлек әйберләр күп. Татарстан таможнясы хезмәткәрләре дөнья дәрәҗәсендәге киң колачлы чаралар уздырганда эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Казанның меңьеллыгында алар кунаклар һәм туристларның зур “ташкынын” тиешенчә каршы алу һәм озатуга иреште.
Гади көннәрдә гражданнар һәм багажларны рәсмиләштерүнең ничек узуы, яңа бизнес-терминалның нинди булуы турында семинар кунаклары иртәгә “Казан” аэропортының пропуск пунктында узачак утырышта белә алачак. Бүген алар һава капкаларын үстерү перспективалары, таможня режимнарын куллану үзенчәлекләрен һәм рисклар белән идарә итү системасын куллану тәҗрибәсе хакында фикер алыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз