news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда Тәслимә Низаминың иҗат кичәсе була

«Җырым белән керәм күңелеңә» дип аталган кичә Милли китапханәдә узачак.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Бүген 17.00 сәгатьтә Казанда Милли китапханәнең Зур уку залында Татарстанның атказанган артисткасы Тәслимә Низаминың «Җырым белән керәм күңелеңә» дип аталган иҗат кичәсе була. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗат кичәсендә Тәслимә Низами тамашачылар арасында танылып өлгергән җырларын башкарачак. Чарада шулай ук аның иҗатташ дуслары, якташлары, замандашлары, якыннары да катнашыр дип көтелә.

Очрашуга җыр һәм әдәбият сөючеләрне, китап укучыларны чакыралар.

  • Тәслимә Низами 1956 елның 23 августында Саба районы Туктар авылында туган. Туган авылындагы мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алган һәм озак еллар төрле вакытлы матбугат басмалары редакцияләрендә эшләгән.
  • Тәслимә Низами – шагыйрә һәм композитор, җырлар яза. Ул җырларын үзе дә башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100