news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Бүген Казанда су полосы буенча Россия чемпионатының йомгаклау туры башлана

^Бүген Казанда су полосы буенча Россия чемпионатының йомгаклау туры башлана

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Казанның “Оргсинтез” бассейнында ирләр арасында су полосы буенча Россия чемпионатының 5нче турының беренче уен көне матчлары узачак. “Су” хуҗалары – Казан “Синтез”ы һәм “Химик”тан тыш – турда Мәскәүдән “Динамо-Олимпийский” һәм “Динамо-2”, Волгоградтан “Лукойл-Спартак” һәм Чеховтан “Штурм 2002” катнашачак. Казанлылар биш көн дәвамында Россиянең иң яхшы ватерполочыларының унын күзәтә алачак. Һәркөнне бассейнда өчәр очрашу булачак, аларга керү - ирекле.

5нче тур алдыннан клубларның турнир хәле түбәндәгечә, беренче һәм икенче урыннар, мөгаен, “Штурм” һәм “Синтез”га эләгер – казанлылар Чехов ватерполочыларыннан 4 очкога калыша һәм өченче урында барган Волгоград командасыннан шул кадәр үк очкога алда бара. Ә менә лидерларның көндәшләре нәкъ менә Казанда билгеләнәчәк. Дөресрәге, “Динамо” һәм “Лукойл-Спартак” белән кем уйнаячагы билгеле булачак, аларны хәзерге вакытта бары бер генә очко аерып тора. “Синтез”ның баш тренеры Владимир Захаров, Волгоградта турның бик сыйфатлы узмауны исәпкә алып, ярымфиналда аның командасының көндәше булып “Динамо-Олимпийский” булуын өстенрәк күрер идем, диде. Әмма “Синтез” моның өчен кайбер матчларда махсус җиңелмәячәк.

Казанда шулай ук чемпионатта кемнең 5нче урынны алачагы да билгеле булачак. Хәзерге вакытта әлеге урында булган “Химик”ны “Диномо-2”дән бары бер генә очко аерып тора һәм 5нче урынның язмышы казанлыларның һәм мәскәүлеләрнең якшәмбе көнне узачак очрашуыннан соң билгеләнәчәк. Шуңа да карамастан, “Штурм”ның Ауропа Чемпионнар лигасында уңышсыз чыгыш ясавы аркасында, 5нче урын командага Лен Трофи кубогында катнашу мөмкинлеге бирми.

news_right_1
news_right_2
news_bot