news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда Сара Садыйкованың тууына 100 ел тулуны билгеләп узачаклар

Бүген Казанда Сара Садыйкованың тууына 100 ел тулуны билгеләп узачаклар

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында композитор Сара Садыйкованың тууына 100 ел тулу уңаеннан “Сагыналар сине якын дуслар” дигән тантаналы кичә була.

Мәгълүм булганча, 1 ноябрьдә Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге премиясе лауреаты С.Садыйкованың тууына 100 ел тулды.

Үзенең 65 ел гомерен С.Садыйкова татар музыка сәнгатен үстерүгә багышлый. Беренче җырын композитор 1942 елда шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең “Көтәм сине” дигән шигыренә иҗат итә. Равил Фәйзуллин сүзләренә “Мин сине ничек яраттым”, Илдар Юзиев сүзләренә “Бөркет турында баллада”, Нәби Дәүли сүзләренә “Язгы уйлар, язгы моңнар”, Хәсән Туфан сүзләренә “Казан кичләре”, Лена Шагыйрьҗан сүзләренә язылган “Иркәң буласым килә” кебек җырлары — композиторның 400 йөздән артык җырының берничәсе генә. Аның мирасы арасында “Мәхәббәт җыры” (1971) һәм “Кияүләр” (1972) музыкаль комедияләре, инструменталь әсәрләре дә бар.

Сара Садыкова 1922-1928 елларда Мәскәүдә П.Чайковский исемендәге консерваториядә, ә 1934-38 елларда әлеге консерватория каршындагы Опера студиясендә белем ала. 1938-1948 елларда исә ул М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында эшли һәм “Сания”, “Качкын”, “Галиябану”, “Башмагым”, “Илдар” опера һәм музыкаль комедияләрендә, “Кандыр буе”, “Наемщик” музыкаль драмаларында төп партияләрне башкара.

Композиторны искә алу кичәсендә аның тарафыннан иҗат ителгән җырлар һәм романслар, аның репертуарыннан арияләр, шулай ук музыкаль спектакльләрдән өзекләр һәм шигырьләр яңгыраячак. Бу көнне музыка сөючеләр игътибарына җырчылар Зөһрә Сәхабиева, Гөлнара Муризиева, Айдар Габдинов, Рөстәм Маликов, Айгөл Хәйри, “Казан егетләре” төреме, театр артистлары Наилә Гәрәева, Наил Әюпов, Дания Нуруллина, Хәлим Җәләлов, Геннадий Прытков һәм Федор Пантюшин чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100