news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда Рөстәм Яхин һәйкәленә чәчәкләр салдылар

«Рөстәм Яхин — җырның җанын аңлый торган композитор. Ул татар җырын яңа дәрәҗәгә күтәрде», — диде Казан дәүләт консерваториясе ректоры.

Бүген Казанда Рөстәм Яхин һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Владимир Васильев

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген бөек татар композиторы Рөстәм Яхинның 100 еллыгы уңаеннан аның каберенә һәм һәйкәленә чәчәкләр салынды.

«Татар мәдәниятенә һәм музыка сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерү — ул безнең төп бурычыбыз. Быел Рөстәм Яхин исеме бик зур концерт-кичәләрдә яңгыраячак әле», — диде Рөстәм Яхин һәйкәленә чәчәкләр салганда ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Ул августта Мәскәүдә ТР Дәүләт симфоник оркестры концертында Яхин көйләре яңгыраячагын, сентябрьдә ТР Композиторлар берлегендә дә, Казан дәүләт консерваториясендә дә бөек композиторыбыз юбилеена багышланган чаралар булачагын искәртеп үтте.

«Рөстәм Яхин — җырның җанын аңлый торган композитор. Ул татар җырын яңа дәрәҗәгә күтәрде. Рөстәм Яхинның гаҗәеп көйләре үз артыннан татар телендәге җырны да алып бара», — диде Казан дәүләт консерваториясе ректоры, музыка белгече, профессор Вадим Дулат-Алеев.

Ул Рөстәм Яхин көенең безнең гимныбыз булуы да очраклы булмавына басым ясады. «Чөнки ул ихлас иде, халкыбызның җанын тоя иде. Шуңа аның җыры безнең гимнга әверелде дә инде», — диде галим.

Казан дәүләт консерваториясе проректоры Дилия Хәйретдинова Рөстәм Яхинның легендар шәхес булуын ассызыклады. «Рөстәм Яхин исеме республикабызның музыкаль фондына алтын хәрефләр белән язылган, аның иҗаты бәһасез байлыгыбыз», - диде ул.

Рөстәм Яхинның Казанның Зур Кызыл урамындагы скверда урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында Казан консерваториясе укытучылары һәм музыкантлар катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot