Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда Монреаль Олимпиадасы чемпионын хөрмәтлиләр
Бүген Казанда Монреаль Олимпиадасы чемпионын хөрмәтлиләр
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтында Казан спорты тарихындагы иң атаклы спортчы, күп тапкырлар дөнья чемпионы, 1976 елда Монреальда узган Олимпия уеннары чемпионы, фехтовальщик Валентина Никонова юбилеен билгеләп үттеләр.
Бүгенге көндә Дәүләт Хезмәте институтының физик тәрбия кафедрасы җитәкчесе Казан спорты легендасы бүген үзенең 55 яшен билгеләп үтте. Спортчыны ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан шәһәре спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, шулай ук аның хезмәттәшләре – Казан вузларының физик культура кафедралары җитәкчеләре хөрмәтләде.
1976 елда Советлар Союзының рапирачылар командасы Монреальда узган Олимпия уеннарында алтын медальләр яулый. Әлеге “алтын” команда составында Казан фехтование мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә була. Наилә Гыйләҗева, Ольга Князева һәм Валентина Никонованың тренерлары В.Никонованың ире Владимир Житлов була. Бүген ул да чемпионны хөрмәтләүдә катнашты.
2005 елдан башлап Валентина Никонова Дәүләт хезмәте институтында физкультура һәм спорт кафедрасын җитәкли. Әлеге кафедра институтка Олимпия чемпионы килгәннән соң оештырылган булган. Бу дәвердә институтның теннис кортлары, йөзү бассейны, тренажерлар белән үз спорт базасы булдырылган. Хәзерге вакытта кафедрада 800 студент шөгыльләнә. Валентина Никонова инициативасы белән институт профессор-укытучылар составы арасында спартакиадалар үткәрелә.
Дәүләт хезмәте институты ректоры Андрей Ершов үз котлавында билгеләп узганча, Валентина Никонова ярдәме институт өчен аеруча мөһим булган, чөнки вуз бары үсеш стадиясендә генә һәм шундый югары класслы белгеч ярдәме бик кирәк. Марат Бариев үз чиратында Олимпия чемпионы юбилее – вуз бәйрәме генә түгел, ә республика спорт җәмәгатьчелеге бәйрәме дә, дип ассызыклады. Министр Валентина Никоновага республика Премьер-министрыннан рәхмәт хаты тапшырды. Олимпия чемпионын Казан мэриясе исеменнән Илгиз Фәхриев котлады. Ул шәһәр мэриясенең Илсур Метшин имзалаган Мактау грамотасын тапшырды. Валентина Никоновага котлау сүзләре белән аның “Динамо” җәмгыятендәге һәм вуздагы хезмәттәшләре мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз