news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда милиция хезмәткәрләре Сабантуе узды

Бүген Казанда милиция хезмәткәрләре Сабантуе узды

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының Мирный бистәсендәге хәрби хәзерлек үзәгендә Татарстан милициясе көннәренә багышланган Сабантуй бәйрәме узды.

Эчке эшләр министры урынбасары Рафил Ногманов әйтүенчә, бүгенге Сабантуй милиция хезмәткәрләре өчен күңелләргә ял өстәү чарасы буларак оештырыла. “Биредә берничә мең милиция хезмәткәре ял итә. Бүген аларның барысын да тормыш иптәшләре, балалары, туган-тумачалары һәм башка якын кешеләре белән чакырдык. Без хокук сагында торучылар барлык бәйрәмнәрдә дә эшлибез, Сабантуйлармы ул, шәһәр бәйрәмеме, шуңа күрә министр бу чараны уздыруны күркәм гадәткә кертеп җибәрү карарына килде”, - ди ул. Р. Ногманов элек бу чараның спартакиада рәвешендә спорт бәйрәме буларак үткәрелгәнен, хәзер исә, Сабантуй дәрәҗәсенә күтәрелгәнен билгеләп узды.

ТР ЭЭМ министры фәрманы нигезендә альпинистлар төркеме ТР ЭЭМ Мактаулы грамотасы белән бүләкләнгән. Алар түбәндәгеләр: эчке хезмәт подполковнигы – ТР ЭЭМ кадрлар идарәсе бүлеге башлыгы Рөстәм Әхмәтшин, милиция майоры – ТР ЭЭМ оператив-эзләү мәгълүматы үзәгенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән оперуполномоченные Рөстәм Мусин, милиция майоры – Вахитов РУВД ның югары уку йортларында иҗтимагый тәртип саклау бүлеге башлыгы Андрей Доронин, эчке хезмәт сержанты – ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәре янгын бүлеге хезмәткәре Евгений Городничев, Туполев исмендәге Казан дәүләт техник университетының электр җайланмалары кафедрасы профессоры Анатолий Афанасьев, “Метроэлектротранспорт” муниципаль унитар предприятиесе электромеханигы Петр Аракчеев һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә медицина психологы булып эшләүче Евгения Аракчеева.

Әсгать Сәфәров “Динамо” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе Үзәк Советы Президиумы карары нигезендә, “динамочылар хәрәкәте үсешендәге хезмәте өчен” Мактау билгесе, әлеге советның Мактау грамотасы белән шулай ук бер төркем хезмәткәрләрне бүләкләде. Алар арасында министр урынбасарлары да шактый. “Татарстан Республикасының мактаулы динамовчысы” исеменә РФ җәзалар үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Дәүфит Хәмәдишин, РФ федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Ринат Хәйров һәм ТР ЭЭМ контроль-ревизия хезмәте башлыгы Александр Лабутин лаек дип табылган.

Сабантуйның тантаналы өлеше чүлмәк вату, самбо көрәше, милли көрәш, капчык белән сугышу, ат чабышы, балалар көрәше, багана башына менү, канат тартышу кебек ярышлар белән үрелеп барды. Ярышларда катнашучы спортчы милиция хезмәткәрләренә үзешчән җырчылар җанлы чыгышлары белән куәт өстәп торды.

news_right_1
news_right_2
news_bot