news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда легендар биюче Рудольф Нуриевка Россиядә беренче һәйкәл ачылачак

Һәйкәл ачылышына аның авторы Зураб Церетелиның килүе көтелә.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген, 7 ноябрьдә, Казанда “оча торган татар” – легендар биюче Рудольф Нуриевка Россиядә беренче һәйкәл ачылачак. Һәйкәлнең тантаналы ачылышына аның авторы Зураб Церетели килергә вәгъдә биргән.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. 

Һәйкәл 15 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры мәйданында урнаштырылган.

Рудольф Нуриев һәйкәлен ачу тантанасы бүген көннең икенче яртысында булачак, дип хәбәр ителә Татарстан Президенты рәсми сайтында.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100