Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда Кырым мөфтие булган Сәетҗәлил хәзрәт Ибраһимов белән хушлаштылар
Аңа җеназа намазы Казанның Кояшлы бистәсе мәчетендә укылды
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда озак авырудан соң Сәетҗәлил хәзрәт Ибраһимов вафат булды. Сәетҗәлил хәзрәт Кырым мөфтие булган, Казанга күчеп кайткач, озак еллар Россия ислам университетында укыткан дин әһеле.
Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров Татарстан мөфтие исеменнән мәрхүмнең туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Мәрхүм Сәетҗәлил хәзрәткә җеназа намазы Казанның Кояшлы бистәсе мәчетендә укылды. Хәзрәтне соңгы юлга озатырга туганнары, дин әһелләре, танышлары, шәкертләре җыеган иде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәрхүмнең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә хөрмәтле хәзрәтнең урынын оҗмаһта итсә иде, дип тели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз