news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда Кремль яр буенда шугалак эшли башлый

Ул Европада иң озын шугалак булып санала.

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Бүген, 23 декабрьдә, Казанда Кремль яр буенда шугалак эшли башлый. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы җиткерә.

Кремль яр буе шугалагы 1 чакрым озынлыкта һәм Европада иң озын шугалак булып санала. Шугалакның эш вакытлары: эш көннәрендә 16.00-22.00 сәгатьләрндә, ял көннәрендә 12.00-22.00 сәгатькә кадәр (техник тәнәфес 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, тимераяклар бирү 14.45 сәгатьтә тәмамлана).

Шугалакка Казан халкы һәм аның кунаклары үз тимераяклары белән дә, тимераякларны прокатка алып та керә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot