news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда көчле яңгырлар көтелми

Көндез +16-18 градус җылы булачак.

(Казан, 23 август, "Татар-информ").  23 августта Казанда көчле яңгырлар көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явып алачак. Һава температурасы көндез +16-18 градус булачак.

Татарстан территориясендә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндез +14-19 градус җылы булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot