news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда "Интенсив респиратор терапия өлкәсендә заманча технологияләр" дигән семинар узды

Бүген Казанда "Интенсив респиратор терапия өлкәсендә заманча технологияләр" дигән семинар узды

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Ландыш Харарсова). Хәзер Казан хастаханәләренең күпләре анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия буенча заманча җиһазлар белән эшли башлаячаклар. Бүген шул нисбәттән Казанның 18нче хастаханәсендә анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлеге өчен сатып алынган яңа хирургия җиһазларын тәкъдир итү чарасы үтте. Анда Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Айрат Фәррахов, Идел буе районы башлыгы Равил Кәримов, "Дрегер Медицина техникасы" (Мәскәү) оешмасы баш идарәчесе Гадел Вафин катнаштылар.

Шулай ук җиһазлар белән танышудан тыш, анестезиологлар һәм реаниматологлар өчен "Интенсив респиратор терапия өлкәсендә заманча технологияләр" темасына семинар да үтте. Хәзер "Дрегер Медицина техникасы" фирмасы, Республика клиник хастаханәсе белгечләре анестезиолог-реаниматологларны яңа җиһазларда эшләргә өйрәтә.

Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Айрат Фәррахов белдерүенчә, Казандагы 11 муниципаль хастаханәгә Халыкара төзекләндерү һәм үсеш банкы биргән акчага заманча наркоз-сулыш аппаратлары, үпкәләр эшчәнлеген тәэмин итүче ясалма җиһазлар, мониторлар, яңа туган сабыйлар өчен реанимация җиһазлары сатып алынган. Аерым алганда, андый җиһазлар белән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, 1, 4, 5, 6, 7, 16, 18 шәһәр хастаханәләре, 1нче балалар шәһәр хастаханәсе, 1нче балалар тудыру йорты, Медицина университеты клиникасы җиһазландырыла. Бу максатларга шәһәрнең Башкарма комитеты 30 миллионнан артык сум акча бүлеп бирә.

Айрат Фәррахов сүзләренчә, 18нче шәһәр хастаханәсенә ике үпкә эшчәнлеген тәэмин итүче ясалма җиһаз, 4 монитор килә. Анестезиологияне һәм интенсив терапияне модернизацияләү йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, баш мие кан әйләнеше бозылу, җәрәхәтләр алудан үлем-китем очраклары санын киметергә мөмкинлек бирә.

Бала тудыру йортында һәм 1нче балалар шәһәр клиник хастаханәсендә заманча сулыш һәм реанимация җиһазларын куллану яңа туган сабыйларга интенсив терапия үткәрүне камилләштерергә, җитлекми туган сабыйларны яшәтергә, балалар үлеме күрсәткечен түбән дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек ача.

"Бу - муниципаль хастаханәләрне заманча җиһазлар белән җиһазландыру эшендә беренче адым ясау гына. Җиһазлар - уникаль һәм алар ачык бәйге нәтиҗәләре буенча сатып алына", - диде Айрат Фәррахов.

Үпкәләр эшчәнлеген тәэмин итүче ясалма җиһаз, авыр хәлдә ятучы кешегә суларга ярдәм итә, пневмония килеп чыгуын кисәтә. Анестезиологлар өчен эш өстәле махсус мониторлар белән җиһазландырылган. Аларда сулыш алуга һәм авыру кешенең хәленә мониторинг үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot