news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектын тәкъдим итәчәкләр

Спектакль балет һәм курчак театры жанрларын берләштергән.

Бүген Казанда Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектын тәкъдим итәчәкләр
Солтан Исхаков

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектын — «Shurale: яңа фантазия» спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Спектакль «Абязов-фестиваль кысаларында күрсәтелә. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында чараны оештыручылар хәбәр итте.

«Балет һәм курчак театры жанрларын берләштереп ясаган спектакльне Фәрит Яруллин көенә куячакбыз. Тамашачы Татарстанда киң танылган көйне бөтенләй башка яңгырашта ишетәчәк», — диде La Primavera камера оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов.

«Shurale: яңа фантазия» спектакле — «Әкият» курчак театрының La Primavera камера оркестры белән уртак проекты.

Спектакльдә Курчак театры артистлары белән Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов һәм La Primavera камера оркестры катнаша.

Чара бүген, 7 декабрь көнне, Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 18 сәгать 30 минутта башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100