news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда Хәтер көне уза

Казанны яклаганда һәлак булганнарны искә алучылар Кәрим Тинчурин исемендәге парк янына җыела.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 14 октябрь көнне, 13:00 сәгатьтә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге парк янында Хәтер көне – матәм чарасы узачак. Аңа кадәр искә алучылар һәлак булганнар хөрмәтенә дога кылырга өйлә намазы вакытында Иске таш мәчеттә җыела. Быел Иван Грозныйның Казан ханлыгын алуына 465 ел тулды.

Хәтер көне 1552 елның 12 октябрендә Казан шәһәрен яклаганда һәлак булганнарны искә алу көне дип исәпләнә. Татарстанда бу көн 1989 елдан бирле билгеләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100