Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Казанда Дәүләт Советына өстәмә сайлау көне була
Сайлау элеккеге депутат Марат Садыков вәкаләтләрен калдырып, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкли башлау сәбәпле оештырыла.
(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар була. Бу турыда "Татар-информ"га республиканың Үзәк Сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.
Сайлау Казанның Яңа-Савин районында урнашкан 8 номерлы Чуйков бер мандатлы округында була. Сайлау көнне 24 участок эшли.
Элеккеге депутат Марат Садыков вәкаләтләрен калдырып. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкли башлау сәбәпле, өстәмә сайлау оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз