Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда дәүләт органнарында коррупциягә каршы көрәшне оештыру хакында фикерләштеләр
ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә муниципаль районнар һәм шәһәр округларында коррупциягә каршы эшчәнлек алып баручы органнарның 60 белгече катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы узды
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Муниципаль районнар һәм шәһәр округларында коррупциягә каршы эшчәнлек алып баручы органнарның 60 белгече 2 июньнән 11 енә кадәр ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә белем күтәрү курслары уза. Бүген алар белемнәрен “түгәрәк өстәл” эшендә тирәнәйтеп, дәүләт органнарында һәм муниципалитетларда коррупциягә каршы көрәшне оештыру хакында фикер алышуларда катнашты. “Түгәрәк өстәл” утырышы ТР юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы департаменты җитәкчесе Илья Гамзин, ТР Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча бүлекнең баш киңәшчесе Евгений Гатцук, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафис Ногманов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарә рәисе урынбасары Валерий Герасимов, ТР ЭЭМ Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов һ.б. катнашында узды.
Дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында коррупциягә каршы көрәшне ничек нәтиҗәле итәргә? “Түгәрәк өстәл” утырышында катнашучылар шул мәңгелек сорауга тагын бер кат җавап эзләде. ТР ЭЭМ Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов китергән мәгълүматлар уйландырырлык. Агымдагы елның узган 5 аенда гына да республикада коррупция белән бәйле 327 җинаятьнең эзенә төшкәннәр. 219 факт буенча җинаять эше кузгатылган. Муниципаль һәм дәүләт органнарында коррупция белән бәйле хокук бозуларның нигезен ришвәтчелек тәшкил итә. Идарә органнарында бюджет акчаларын үз максатларында куллану очраклары да анда шактый өлешне алып тора. Марс Бәдретдинов муниципалитетларда җитәкчеләрнең торак төзелеше, авыл хуҗалыгында кредитлар, субсидияләр бирү белән бәйле законсыз эшләренә аерым игътибар юнәлтте. “Гади авыл кешесе еш кына үзенең хокукларын, мәсәлән, түләүсез субсидияләр, ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге барлыгын белми. Җирле җитәкчеләрнең төп вазифасы аларга моны аңлату булса да, аларның кайберләре мондый мөмкинлекне таныш-белешләре, туган-тумачаларына өләшә”, - ди идарә җитәкчесе. Ул шулай ук Балтач, Питрәч районнарының авыл хуҗалыгы идарәләрендә ялган документлар имзалап, бюджет акчаларын үзләштерү фактларын билгеләп үтте. 7 район авыл хуҗалыгы идарәсенең шундый гөнаһлы булуы ачыкланган. Мондый характердагы хокук бозулар дәүләт заказы системасында да еш күзәтелә, ди ул. Хокук чиген узу мисалларын байтак китерергә булыр иде. Әмма мондый коррупция фактларына юл куймау өчен көрәшү тагын да мөһимрәк. “Урыннарда коррупциянең нәтиҗәләре хакында ныклап уйлансыннар иде. Җирле хакимият органнарының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең урыннардагы вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлеге зарур”, -ди Марс Бәдретдинов.
Татарстан бүген Россиянең коррупциягә каршы көрәш өчен җитәрлек юридик база белән тәэмин ителгән лидер төбәкләрнең берсе санала. Әмма бу кануннарның үтәлешен тәэмин итәргә кирәк бит әле. Монысы белән хәл катлаулырак. “Түгәрәк өстәл” утырышында билгеләп үтелгәнчә, аеруча муниципалитетларда мондый кануннарның үтәлеше канәгатьсезлек тудыра. Бу, беренче чиратта, аларга контроль җитмәү нәтиҗәсе, ди белгечләр. “Әгәр чиновник законсыз гамәле өчен үзенә нәрсә буласын тирәннән уйласа, ул беркайчан да ялган документка кул куймаячак. Ә ришвәтчелек шул имзадан башлана да инде. Контроль эше милиция органнары тарафыннан гына түгел, ә тулаем, җәмәгатьчелек тарафыннан бергәләп алып барылырга тиеш.Әлегә халыкны бу эшкә активлаштыру авыррак ”, - ди ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафис Ногманов. Коррупциянең нигезендә яткан ришвәтчелеккә килгәндә, анда алучыны гына гаепләү белән чикләнергә ярамый. Ришвәт бирүче дә алучы белән бер үк дәрәҗәдә җаваплылыкка тартылырга тиеш. Шуның өчен халык арасында бу юнәлештә дә профилактика эшләрен көчәйтү актуальлеген югалтмый. Рафил Ногманов искәртүенчә, коррупция күренешләре белән бәйле кайбер глобаль проблемалар чишелеше аерым төбәкләр тарафыннан гына түгел, ә дәүләт тарафыннан хәл итүне сорый. Бюджет өлкәсендәгеләрне лаеклы хезмәт хаклары белән тәэмин итү шуның берсе.
Хәзерге көндә муниципаль берәмлекләрдә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча даими эшче төркемнәр төзелгән, җаваплы затлар билгеләнгән. Әмма шушы көрәш өчен җаваплы затлар арасында да закон чиген узучылар очрый. Җаваплы затлар нинди нигездә бу вазифага билгеләнә соң, дигән урынлы сорау туа. “Кагыйдә буларак, андый җаваплы затларны билгеләү конкурс аша сайлап алу тәртибендә узарга тиеш. Һәр кандидатураны комиссия аша җентекләп тикшерү сорала”, -ди Рафил Ногманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз