news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда Черек күл хәйрия мәйданчыгы дип игълан ителде

Спорт инвентарьләрен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга китәчәк.

Бүген Казанда Черек күл хәйрия мәйданчыгы дип игълан ителде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, 17 гыйнвар көнне, Казанның “Черек күл” паркы хәйрия мәйданчыгы дип игълан ителде. Башкалабызда яшәүчеләр һәм кунаклар, әлеге парктагы шугалакка килеп, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы мохтаҗларга ярдәм күрсәтү хәйрия акциясендә катнашты. Бу турыда Татарстан Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спорт инвентарьләрен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга китәчәк. Әлеге акция “Добрая Казань” проекты кысаларында узган.

Парк һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, бүген тимераякларны алып тору 13.00 сәгатьтә ачылган, 16.00-17.00 сәгатьләрдә шугалакта фигуралы шуу буенча бушлай мастер-класс узган. 

«Добрая Казань» проекты шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе һәм ул хәйриячелекне формалаштыруга юнәлдерелгән. Анда катнашу өчен тикшерелгән хәйрия фондлары, социаль эш белән шөгыльләнүче компанияләр һәм шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары кушылды, диелгән Диния Нәзарәт сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100