news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Казанда берьюлы 6 Универсиада объекты ачылды
Аларны ачуга дәрәҗәле кунаклар катнашында “Ак Барс” Көрәш сараенда узган тантанада старт бирелде
Скопировать ссылку
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда Универсиада объектларының тагын 6 сы файдалануга тапшырылды. Шунысы игътибарга лаек: яңа корылмаларның барысы да берүк вакытта ишекләрен ачты. Аларны ачуга дәрәҗәле кунаклар катнашында “Ак Барс” Көрәш сараенда узган тантанада старт бирелде. Объектларны ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов символик төймәгә басып эшләтеп җибәрде.
Бүгенге тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия студентлар спорты берлеге президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин һ.б. катнашты.
Көрәш сараендагы тантанада сафка басучы яңа спорт корылмаларның һәрберсе белән видеоэлемтә оештырылган иде. Белгәнебезчә, башкалада ел ахырында файдалануга тапшырылачак бу Универсиада объектлары өчен иң яхшы исемнәргә конкурс игълан ителгән иде. Әлеге тәкъдимне Казан халкы, студентлар, укучылар, волонтерлар актив күтәреп алды. Жюри хөкеменә рус, татар һәм инглиз телләрендә 250 дән артык төрдәге исем тәкъдим ителгән булган. Шулар арасыннан иң матурлары сайлап алынган. Даурия урамындагы универсаль спорт комплексы, мәсәлән, “Итиль” исемен йөртә. Мәскәү районында урнашкан боз сарае “Форвард” дип атала. Әлеге корылма да, башкалары кебек үк, бер спорт төре өчен генә каралмаган, күп функцияле комплекс буларак уйланылган. Биредәге боз мәйданы тиз генә баскетбол залына әйләнә ала. Универсиада чорында монда баскетбол буенча күнекмәләр узачак. Авиатөзелеш районындагы “Триумф” комплексы да шундый ук. Биредә фигуралы шуудан тыш, башка спорт төрләре белән дә шөгыльләнеп булачак. Тренажер, аэробика, баскетбол заллары урын алган. Яңа Савин районындагы “Ватан” сарае да боз мәйданын җиңел генә волейбол мәйданына алмаштырып була торган универсаль комплекс. 1000 мең нән артык тамашачы урынына исәпләнгән “Тулпар” сарае бүген ачылган объектларның иң зурысы. Биредә яшьләр баскетбол, волейбол, самбо, спорт гимнастикасы һ.б белән шөгыльләнә ала. Совет районындагы “Ак Бүре” бассейны ачылышы исә бу микрорайондагы“Ак Бүре” спорт комплексына тулы куәтенә эшләп китәргә ярдәм итәчәк.
Әлеге объектлар ачылышы белән, быел файдалануга тапшырылган Универсиада корылмалары саны 9 га җитте. Билгеле булганча, бүгенге тантана узган Көрәш сарае үзе дә ишекләрен октябрь аенда гына Бөтенроссия спорт форумы кысаларында ачкан иде. Бу вакыйгалар, быел, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында, республикада башкарылган эшләрнең бизәге булды. Бүгенге тантана республикада игълан ителгән “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше” елына йомгак ясау чарасы да булды. Анда билгеләп үтелгәнчә, 2009 ел Татарстан өчен бу өлкәдә гаять уңдырышлы булды. 2013 елда җәйге Студентлар спорты ярышларын кабул итәчәк Казан Россиянең спорт башкаласы исеменә лаек булды. Татарстанлылар мәртәбәле Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда 399 медаль яулауга иреште. Татарстанның ике эре спорт корылмасы- “Татнефть Арена” боз сарае белән Чирәмдәге хоккей үзәге илнең иң яхшы 7 спорт корылмасы исемлегенә керде.
Бүгенге тантана кунагы Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов бу ирешелгән казанышларны Татарстан Президенты һәм аның командасының югары һөнәри осталык белән башкарган зур эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак бәяләде. “2009 ел дәвамында катлаулы шартларда эшләргә туры килде. Шул шартларда без ТР Хөкүмәте белән берлектә эшләдек. Бу бик яхшы үрнәк. Башкарылган эшләр нәтиҗәсе буенча бик әйбәт билгесе куярга була”, - дип белдерде ул. Игорь Шувалов ТР Президенты, Хөкүмәтенә, муниципаль хакимияткә зур рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, бу эшнең мөһим нәтиҗәсе - яшь буынның хакимиятнең кешеләргә нинди мөнәсәбәттә булуын аңлавы. Игорь Шувалов сүзләренә караганда, Татарстандагы Спорт елы яхшы традиция. “Һәр ел спорт елы булсын өчен, безгә илне көчле спорт державасына әйләндерергә кирәк”, -ди ул. Аның белдерүенчә, 2013 ел Универсиадасы киләчәк проекты, ул спортны яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәчәк. Шулай ук 2014 ел Олимпиадасына әзерләнү өчен дә мөһим этап булачак.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев белдергәнчә, Универсиаданы кабул итү мөһим карар, шул ук вакытта ул тиешле чыгымнар да сорый. Аның сүзләренә караганда, башкарыла торган эшләрнең барысы да җиңү өчен булырга тиеш. “Ул төрле спорт чаралары оештыручылар, үткәрүчеләр өчен дә яхшы үрнәк булырга тиеш”, дип саный Татарстан башлыгы. Минтимер Шәймиев калган Универсиада объектлары тиз темплар белән төзелеп бетәр дигән ышаныч белдерде. Президент Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елының әһәмиятенә тукталып, аның сәламәт яшәү рәвеше алып баруга ихтыяр көче тәрбияләүдәге ролен ассызыклады. “Бу яшәү образы нормага әйләнергә тиеш. Күпчелек өчен ул нормага әйләнгәч, азчылык та уйлана башлаячак”, дип белдерде Президент.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2