news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан митинглар, район бәйрәмнәре үтә

Һәр чарада күңелле программа әзерләнгән, бәйрәм истә калырлык итеп үтсен өчен кыр кухнясы, шул чор әйберләреннән чемоданлы музей да эшли.

Бүген Казанда Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан митинглар, район бәйрәмнәре үтә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Бүген Казанда Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан митинглар, район бәйрәмнәре, спорт чаралары һәм концертлар үтә. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы җиткерде.

Бәйрәм көне тантаналы митинглар белән башланып китте. Шундый чараларның берсе Петровский бистәсендә, Краснококшайская урамындагы 66 нчы укчы корпус сугышчыларына куелган һәйкәл янында, “Тасма” стадионында үтә. Соңгысында җиңел атлетика буенча булган спорт чарасында үсмер малайлар “1418 сугыш көне” дип аталган йөгерештә катнаша.

Шулай ук митинг белән бәйрәм чарасы Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү “Элекон” һәм Казан вертолет заводлары янындагы стелада да оештырыла. Сәгать 11дә Киров районының Р.Петров исемендәге паркта чаралар башлана.

12.00 сәгатьтә ветераннарны һәм шәһәр халкын Урицкий исемендәге паркта көтәләр.

16.00 сәгатьтә исә Актай урамы 15 йортта һәм шул ук вакытта “Мирас” стадионында бәйрәм чаралары старт ала. “Крылья Советов” стадионында бәйрәм 17.00 сәгатьтә башлана.

Һәр чарада күңелле программа әзерләнгән, бәйрәм истә калырлык итеп үтсен өчен кыр кухнясы, шул чор әйберләреннән чемоданлы музей да эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100