news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза

Казанлыларга үтемле бәядән продукция сатып алу мөмкинлеге туа

 (Казан, 4 май, “Татар-информ”). Бүген “Казан” агросәнәгать паркы янәшәсендәге сәүдә мәйданында, Җиңү проспекты белән Аграрная урамы киселешендә, чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Казанлыларга үтемле бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе алу мөмкинлеге туа, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Ярминкәдә Арча, Теләче, Балтач, Биектау, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Әтнә, Лаеш, Кукмара, Питрәч һәм Алексеевски районнары җитештерүчеләре сөт продуктлары, бал, он, кондитер эшләнмәләр һ.б. товарлар тәкъдим итә. “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ һ.б. инвесторлар да үз продукцияләрен алып килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot