news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

Ярминкәләргә барлыгы 45,2 миллион сумлык продукция китерелгән.

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/26/174105/

Ярминкәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары һәм агросәнәгать комплексы бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Алар тәкъдим ителгән продукция ассортименты һәм бәяләр белән таныштылар.

Шәһәр кешеләре арасында авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ихтыяҗ зур. Казанның 11 мәйданчыгында сәүдә иттеләр. Чаллыда 3 мәйданчыкта ярминкә узды.

Гомумән, Татарстан башкаласына 2908,9 тонна сөт продукциясе, 1081 тонна икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре, 2580,6 тонна башка товар китерелгән. Ярминкәләргә барлыгы 45,2 миллион сумлык продукция китерелгән. Ярминкәгә 613 машина продукция төяп килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot