news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда автомобильләрнең күп төр ярышлары буенча бөтенроссия кышкы чемпионаты ачыла

Бүген Казанда автомобильләрнең күп төр ярышлары буенча бөтенроссия кышкы чемпионаты ачыла

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). Бүген Казанда автомобильләрнең күп төр ярышлары буенча "Яшь автомобильче" бөтенроссия кышкы чемпионатын ачу тантанасы була. Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән 50гә якын яшь автомобильче юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм тиз йөрү, автослаломда үз осталыкларын күрсәтәчәк. Ярышлар 6 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Ярышларда 14-17 яшьлек спортчылар катнаша. Чемпионатта җиңүчеләр 5 февральдә ТР Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә ярышларны ябу тантанасында игълан ителәчәк. Яшьләрнең спорт ярышын оештыручылар - ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Автомотоспорт федерациясе һ.б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100