news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда археолог Альфред Халиковка ул яшәгән йортта мемориаль такта ачылды

“Без - аның укучылары – Казанның 1000 еллыгының нигездә хөрмәтле остазыбызның казанышы икәнлеген бик яхшы беләбез. Без эшебезне коры җирдән башламадык, ә Альфред Хәсәновичның хезмәтләренә таяндык”, - дип белдерде Ф.Хуҗин.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда тарихчы- археолог Альфред Халиковка Гоголь урамындагы 29 нчы йортта мемориаль такта ачылды. Мемориаль тактаны Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптор М.Гасыймов эшләгән.

Бөтен Россия күләмендә күренекле галим бу йортта 1984-1994 елга кадәр гомер иткән. Әлеге вакыйга уңаеннан оештырылган тантанада ТР Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, Казан шәһәре мэры Людмила Андреева, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, А.Халиковның укучысы, тарих фәннәре докторы, Казан Кремлендәге казу эшләре җитәкчесе Фаяз Хуҗин, А.Халиковның якыннары һәм укучылары катнашты.

Фаяз Хуҗин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, быел А.Халиковка, исән булса, 80 яшь тулган булыр иде. “Аңа бирелгән 65 ел гомерне ул шундый итеп яшәде: Альфред Хәсән улы әле дә безнең арада кебек. Ул калдырган фәнни мирас безнең бүгенге археология фәне нык басып тора торган нигез булып хезмәт итә”, - диде Ф.Хуҗин.

Үз вакытында энциклопедик белем ия булган А.Халиков тарафыннан 500 ләп фәнни хезмәт, шул исәптән археология фәненең “алтын фонды”н тәшкил итүче 20 монография язылган. Аның хезмәтләре әлегә кадәр нәшер ителеп килә. Моннан бер ел чамасы элек Болгариядә А.Халиковның “Төрки чыгышлы 500 рус фамилиясе” дигән данлыклы китабы басылып чыкты. “Бу аның хезмәтләре бүгенгә кадәр актуаль, тормыш һәм фән тарафыннан аларга ихтыяҗ булуны күрсәтә”, - диде галим.

Ф.Хуҗин сүзләренчә, А.Халиков фин-угор һәм төрки халыкларга борынгы һәм урта гасырдагы тарихларын “кайтарып” биргән кеше. “Аның тикшеренүләре Урта Идел һәм Урал буйларын гына түгел, шулай ук Көньяк Себер, Алтай һәм Үзәк Азияне колачлый. Икенчедән, А.Халиков татар тарихы өчен әһәмиятле булган Идел Болгарстаны, Биләр, Иске Казан, Алабуга тарихы белән уңышлы гына шөгыльләнде”, - диде Ф.Хуҗин.

“Без - аның укучылары – Казанның 1000 еллыгының нигездә хөрмәтле остазыбызның казанышы икәнлеген бик яхшы беләбез. Без эшебезне коры җирдән башламадык, ә Альфред Хәсәновичның хезмәтләренә таяндык. Казан гына түгел, Алабуга да аның тикшеренүләр аркасында юбилейларын билгеләп үтте”, - диде Ф.Хуҗин. Ул шулай ук галимнең тарихи һәйкәлләрне саклау буенча эшчәнлеген югары бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100