Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Казанда 30 градуска кадәр җылы булачак
Башкалада явым-төшем күзәтелми.
(Казан, 3 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан һәм аның башкаласында +30 градуска кадәр эссе булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез Казанда һава +28-30 градуска кадәр җылыначак, Татарстанда максималь температуралар +26-31 градус булачак.
Башкалада явым-төшем күзәтелми, көннең икенче яртысында һәм кич белән Татарстанның көнчыгышында яшен һәм җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр артуы фаразлана.
Синоптиклар кисәткәнчә, 7 августка кадәр ТР территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычының югары булуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз