news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда 26 градуска кадәр җылы булачак

Көннең икенче яртысында һәм төнлә Татарстан территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Бүген Казанда һава +26 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көндез җылы һәм кояшлы, кич белән урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Һава температурасы +8-10 градус тәшкил итәчәк. Көндез +24-26 градус булуы көтелә, алмашынучан болытлы һава булачак һәм төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәткәнчә, көннең икенче яртысында һәм төнлә Татарстан территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +5-10 градус, көндез максималь температура +22-27 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100