news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда 245 егетне тантаналы шартларда армия сафларына озаттылар
Татарстанлылар Ерак Көнчыгышта хезмәт итәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Казанда 245 егетне тантаналы шартларда армия сафларына озаттылар. Татарстанлылар Ерак Көнчыгышта хезмәт итәчәк.
Әлеге уңайдан Татарстан хәрби комиссараиатының җыелма пунктында узган тантаналы митингта күпсанлы кунаклар катнашты. Алар арасында түрәләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Татарстанның РОСТО (ДОСААФ) оешмасы хезмәткәрләре, дип әһелләре, башка чакырылган кешеләр бар иде.
Егетләр алдында ТР Министрлар Кабинетының 2 нче бүлеге башлыгы Вадим Сафиуллин, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, “Татарстанның төбәк оборона спорт-техника оешмасы” Иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Радий Зарипов, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов һәм республиканың дини конфессия вәкилләре чыгыш ясады. Алар егетләрнең лаеклы хезмәт итүләрен, өйләрендә көткән туганнары һәм якыннарын онытмауларын теләде.
Ерак Көнчыгыш хәрби округы командованиесе исеменнән эшелон башлыгы егетләрнең әти-әниләренә үз улларын аларга ышанып тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде, аларның барысы да өйләренә сау-сәламәт әйләнеп кайтачагына ышандырды.
Җыелма пункттагы чара концерт белән төгәлләнде. Егетләр утырган поезд Казанның тимер юл вокзалыннан бүген 20.00 сәгатьтә кузгала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2