news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда 24 градуска кадәр җылы булачак

Бүген явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ").  Бүген Казанда 24 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем күзәтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан урта тизлектә җил исәчәк.

Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез һава температурасы 19-24 градус тәшкил итәчәк

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100