news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда +20 градус җылы булачак

Якындагы көннәрдә яңгырлар көтелми.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген, 4 сентябрьдә, Казанда җылы һава торышы сакланачак. Көндез Татарстан башкаласында +18...+20 градус булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җил төньяк-көнчыгыштан, талгын булачак. Якындагы көннәрдә яңгырлар көтелми.

Республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак. Татарстан буенча һава температурасы +15...+20 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot