news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда 2 градуска кадәр җылы булачак

Синоптиклар юлларда бозлавык, урыны белән җиңелчә буран фаразлый.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә.

Күпчелек районнарда җиңелчә кар көтелә. Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, талгын. Юлларда бозлавык.

Татарстан буенча һава температурасы төнлә һәм көндез -3..+2 градус булачак. Казанда төнлә минималь һава температурасы 0..-2, көндез 0..+2 градус булачак, дип җиткерә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot