news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда 12 градус җылы булачак

Синоптиклар фаразлавынча, аязучан болытлы һава көтелә.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 19 сентябрьдә, Казанда суытачак. Көндез +10-12 градус булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавынча, аязучан болытлы һава булачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көндез тизлеген 16 м/с кадәр арттырырга мөмкин.

Татарстан территориясендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан 15-18 м/с тизлектә көчле җил исәчәк. Татарстан буенча көндез +9-14 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100