news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген "Казан" университет клиникасында электрон "больничный" бирә башладылар

Вакытлыча хезмәткә яраксыз булу турындагы белешмәне гадәттәгечә - кәгазь вариантта да алырга була.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген "Казан" университет клиникасында вакытлыча хезмәткә яраксыз булу турындагы белешмәне электрон рәвештә бирә башладылар. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, электрон "больничный"ны  күптән түгел генә сынап карау кысаларында илнең Социаль иминият фонды эшләтеп җибәрде.

Вакытлыча хезмәткә яраксыз булу турындагы белешмәне гадәттәгечә - кәгазь вариантында да алырга була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot