news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе була

Депутатлар каралышына дистәдән артык мәсьәлә чыгарыла

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген сәгать 10да ратушада Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе була.

Депутатлар, Дума президиумы тәкъдиме белән, түбәндәге мәсьәләләр буенча фикерләшеп, карар кабул итәр дип көтелә. Аерым алганда, депутатлар балаларга өстәмә белем бирү системасы, яшәү урыны буенча физик культура һәм спортны үстерү концепциясе, муниципаль берәмлекнең чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар уздыру, Казанның социаль ипотека программасы буенча торак алуда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләре, башкала урамнарына исем бирү турындагы мәсьәләләрне карар дип фаразлана. “Шәһәр халкына 2007-2027 елларга торак” программасына, Казанның төзекләндерү кагыйдәләренә, шәһәрнең җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына, Казан шәһәрендә реклама конструкцияләрен урнаштыруга үзгәрешләр кертү күздә тотыла.

Шулай ук шәһәр Думасының элек кабул иткән карарларын да үзгәртү зарурияте каралачак. Дума президиумы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының административ-техник инспекция идарәсе, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт комитетлары кебек муниципаль казна учреждениеләре турындагыларына һәм кайбер аерым карарларына үзгәрешләр кертергә, кайсыларын гамәлдән чыккан дип танырга тәкъдим итәчәк. Һәрхәлдә, Дума президиумы утырышында шул хакта килешенгән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100