news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Бүген Казан метрополитенының беренче станциясе – “Сукно бистәсе” файдалануга тапшырылды

^Бүген Казан метрополитенының беренче станциясе – “Сукно бистәсе” файдалануга тапшырылды

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген “Сукно бистәсе” станциясе файдалануга тапшырылды – биредә барлык эшләр тулысынча башкарылган: пассажирларга хезмәт күрсәтү системалары, турникетлар, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган, станция янындагы территория төзекләндерелгән. Киләсе тапшырылырга тиешле станция – “Таулык”.

Метро төзүчеләр бер үк вакытта башка эшләр белән дә шөгыльләнә – тоннель казу комплексларын монтажлый, чөнки метрополитенның беренче чираты тапшырылгач, алар “җир асты юлы”ның икенче чиратын төзүгә керешәчәк. Аерым алганда, машиналарның берсе Идел буе районы базары ягына таба юл алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot