Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казан Кремлендә “Дакар-2013” ралли-марафоны триумфаторларын хөрмәтләделәр
Президент Рөстәм Миңнеханов әлеге мөһим җиңүгә өлеш кертүчеләргә ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан Кремлендә “Дакар-2013” ралли-марафоны триумфаторларын –“КАМАЗ-Мастер” командасын хөрмәтләделәр. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов команданың әлеге матур җиңүенә өлеш кертүчеләргә Татарстанның Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүгенге тантаналы очрашуда “КАМАЗ-Мастер” командасы коллективыннан тыш, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Васил Шәйхразиев һ.б. катнашты.
Көньяк Америка кыйтгасында үткән быелгы “Дакар” трансконтиненталь ралли-марафоннар тарихында 34 нчесе булды. 5 гыйнварда Перу башкаласы Лимада старт алган ралли дәвамында җиңел, йөк автомобильләрен, мотоцикл һәм квадроциклларны иярләүче спортчылар 8000 км дан артык юл узып, 19 гыйнварда Чили башкаласы Сантьягода финишка килде. Бу ралли-рейд “КАМАЗ-Мастер”ның яшь узышчыларының йөк машиналары классында бөтен пьедесталны буйсындыруы белән тарихка кереп калачак. Эдуард Николаев экипажы – беренче, Айрат Мәрдиев экипажы – икенче, Андрей Каргинов экипажы өченче урын яулап, командада буыннар алмашының уңышлы баруын исбатлады.
Безнең команданың “Дакар” тарихында бу 11 нче җиңүе иде. “Быелгы “Дакар” безнең өчен бик үк уңышлы башланмаган булса да, бик лаеклы тәмамланды”, -дип башлады сүзен Татарстан Президенты бүгенге очрашуда. Аның искәртүенчә, спортчылар өчен дә, техника өчен дә бу кадәр катлаулы булган башка мондый узышлар юк. “Шуңа “Дакар”да җиңү бик кыйммәтле. Мондый җиңүләр системалы эш, чын команда булганда килә”, - дип белдерде ул. Президент командадагы техник әзерлек, узышчыларны әзерләү дәрәҗәсенең бик лаеклы булуына басым ясады.
“КАМАЗ-Мастер” командасының чишмә башы 1988 елга барып тоташа. Ул бүген республиканы һәм илне дөнья спортында уңышлы тәкъдим итүче Россиянең бердәнбер завод командасы булып санала. “Россиядә “КАМАЗ”дан кала дөнья дәрәҗәсендә ярыша алырлык башка йөк автомобиле юк. “КАМАЗ”предприятиесенең фәнни базасы, җитештерү потенциалы бурычларны хәл итәргә, Россия автомобиленең өстенлеген танытырга ярдәм итә”, -дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы бу җиңүнең илнең абруен күтәрүгә кертелгән зур өлеш булуын аерым ассызыклады.
Президент искәртүенчә, һәр җиңүнең артында зур хезмәт тора. Монда узышчыларның да, аларга техник ярдәм күрсәтүчеләрнең дә, оештыручыларның, автомобильләр җитештерүчеләрнең дә зур хезмәте кергән. “Әлеге җиңүләр аша “КАМАЗ” җәмгыяте үзенең ныклап аякта басып торуын тагын бер кат күрсәтте. Бу җиңүләр безнең автомобиль заводының киләчәк перспективалары өчен зур рейтинг та”, -дип Президент “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга, “КАМАЗ-Мастер” командасына нигез салучы һәм озак еллар команданы җитәкләгән Семен Якуповка, команданың бүгенге җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде. Кама автогиганты, команда, пилотлар өчен горрулануын белдереп, республика башлыгы алга таба да автомобиль спортында югары позицияләребезне сакларбыз, дигән ышанычта калды.
“Әйдәп баручы командалар арасында“КАМАЗ”ларның вакыты узды, аңа яңа состав белән үзенең элекке позицияләрен кайтаруга озак еллар китәчәк, дигән сүзләр дә йөрде. Ләкин бездән өмет һәм ышаныч беркайчан да китмәде. Команда бу җиңү өчен бөтен көчен куеп, мөмкин булмаганны да чынбарлыкка әйләндерде. Быелгы җиңү- уртак җиңү булды”, - дип белдерде үз чыгышында команда җитәкчесе Владимир Чагин. Аның сүзләренә караганда, узган ел “Дакар”да подиумга эләгә алмый калгач, төп бурыч – ел дәвамында машиналарның ныклыгын тәэмин итү юнәлешендә эшләү, яшь пилотларны тиешенчә әзерләү булган. “Быел күтәрелгән югарылыкны саклап калырга кирәк”, -дип легендар узышчы 2014 елгы “Дакар”да лаеклы чыгыш ясау өчен барысын да эшләргә ышандырды.
“Дакар-2013” марафонында җиңүгә һәм ил автопромын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен техниклар командасы җитәкчесе Илгизәр Мәрдиевкә “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены, пилотлар Айрат Мәрдиев һәм Андрей Каргинов, механиклар Антон Мирный белән Игорь Девяткинга “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды. Пилот Эдуард Николаев, механик Владимир Рыбаков , штурманнар Айдар Беляев, Алмаз Хисамиев ТР Президентының Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде. “Дакар”ны күп тапкырлар буйсындырган легендар узышчы, “КАМАЗ-Мастер” командасының бүгенге җитәкчесе Владимир Чагинга “ТР атказанган транспорт хезмәткәре” исеме бирелде.
Президент республика бүләкләре белән генә чикләнмичә, бүген команданы федераль дәрәҗәдә бүләкләү буенча эш баруын хәбәр итте. “Эш бүләкләрдә генә түгел, иң мөһиме - сезгә, “КАМАЗ”га булган мөнәсәбәттә”, - дип ассызыклады ул. “Елны без җиңүдән башладык, яңа җиңүләргә әзербез. Сезнең уңыш быелгы Универсиадада, 2014 елда Сочи Олимпиадасында спортчыларга стимул бирер”, - дигән ышанычта калды Президент.
Соңыннан команда Президентка җиңүчеләр кубогын бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз