news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казан композитор Салих Сәйдәшевнең улы Альфред Сәйдәшев белән хушлашты

Бүген Казан композитор Салих Сәйдәшевнең улы Альфред Сәйдәшев белән хушлашты

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген киң җәмәгатьчелек бөек композитор Салих Сәйдәшевнең улы — Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең атказанган юристы, ТР Югары суды даими сессиясенең отставкадагы рәисе Альфред Сәйдәшев белән хушлашты. Сәйдәшев музей-фатирында узган матәм чарасына республиканың мәдәният һәм сәнгать әһелләре, Республика югары мәхкәмәсе вәкилләре һәм мәрхүмнең туганнары, дуслары килгән иде.

Матәм чарасын ТР мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров ачып җибәрде.

ТР Югары мәхкәмәсе рәисе Геннадий Баранов кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәше хакында түбәндәгеләрне белдерде: “Ул үз эшенең остасы иде. Альфред Салихович һәрвакыт ярдәмгә әзер кеше булды. Мәхкәмә утырышларында аның тарафыннан иң катлаулы эшләр тикшерелде. “Россиянең атказанган юристы” исеме дә аңа әнә шул тырышлыгы, намуслы хезмәте өчен бирелде”.

Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин: “Альфред Сәйдәшев белән мәктәптә укыган чакта танышкан идем һәм шул вакытта ук аның яхшы кеше булуы күңелгә кереп калды. Ул гадел иде һәм һәрвакыт яхшылыкка омтылып яшәде”, - дип белдерде.

Альфред Салих улы Сәйдәшев 1926 елда туа. 1951 елда Казан юридик мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Чаллы шәһәрендә, 1954-62 елларда Лениногорски районында, ә 1962-65 елларда Казанның Ленин районында судья булып эшли.

Хезмәтендәге уңышлары өчен А.Сәйдәшев күп тапкырлар Юстиция министрлыгы бүләкләренә лаек була, шулай ук “Фидакарь хезмәте өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медальләре белән дә бүләкләнә.

Мәрхүмнең җәсәде Казанның Яңа бистәсендәге Татар зиратында җирләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot