news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казан Изге Ана иконасы бәйрәмен Хач йөреше белән билгеләп үтәләр

Бәйрәм иртәнге сәгать 9да Благовещенск чиркәвендә башланып, Хач йөреше белән Хач хәрәкәтен торгызу гыйбадәтханәсе янында төгәлләнә.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан башкаласында Казан Изге Ана иконасы бәйрәме Хач йөреше һәм литургия белән бюилгеләп үтелә. Казан Кремлендәге Благовещенск чиркәвендә бәйрәм иртәнге сәгать 9да башланды, аннан шәһәрнең үзәк өлешеннән елдагыча Хач йөреше Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җитәкчелегендә үтә. Кремль диварлары яныннан башланып, ул 11.30 сәгатьтә Хач хәрәкәтен торгызу гыйбадәтханәсе янында төгәлләнә.

“Узган елдагыча, Хач йөреше юлы “Кремлевская” метро станциясеннән -  Бауман урамына, аннан Батурин урамыннан барып, Зур Кызыл урамына чыга. Йөреш Казан Богородицкий монастырендә (Хач хәрәкәтен торгызу гыйбадәтханәсе янында) төгәлләнә, – дип сөйләде Татарстан митрополиясенең мәгълүмат бүлеге белгече диакон Дмитрий Аликин.

10.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Хач йөреше булган урамнарда (Батурин, Карл Маркс һәм Зур Кызыл урамнарда) автомобиль транспорты өчен юл вакытлыча ябыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100