Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казан аэропортында ике авиарейс ясалмады
“ЮТэйр-Экспресс” авиакомпаниясе очкычы техник төзексезлек чыгу сәбәпле Казанга килмәде
(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген “Казан” халыкара аэропорты”нда ике рейс ясалмый калды. “ЮТэйр-Экспресс” авиакомпаниясе очкычы техник төзексезлек чыгу сәбәпле Казанга килмәде. Аэропортның диспетчерлык хезмәте “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта хәбәр итте.
Әлеге авиакомпания Уфа-Казан -Түбән Новгород һәм Түбән Новгород-Казан-Уфа юнәлешләрендә пассажирлар ташый. Бүген Уфадан юл алачак очкыч 6 сәгать 50 минутта Казан аэропортында тукталыш ясарга тиеш иде. Әмма очкыч килмәгән. Сәгать иртәнге сигезенче яртыга билгеләнгән Казан-Уфа рейсы да шул сәбәпле ясалмаган. Диспетчерлык хезмәтендә шәрехләүләренчә, авиакомпания рейслар өзелүне шуңа бәйләп аңлаткан.
Пассажирларны Уфага 16 сәгать 20 минутта башка очкыч белән җибәрергә ышандыралар. Хәзер аларга кайнар аш тәкъдим ителгән.
Хәбәрчебезнең “ЮТэйр-Экспресс” авиакомпаниясенең төбәк вәкиллеге белән телефон элемтәсенә керү омтылышы нәтиҗә бирмәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз