Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Кайбыч районы туган көнен бәйрәм итә
Шул уңайдан атказанган хезмәткәр исемен алучыларны, орденнар белән бүләкләнүчеләрне һәм «Ана даны» медаленә ия булган күп балалы аналарны хөрмәтләнә
(Кайбыч, 19 апрель, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина) Быел яңа Кайбычның гадәти туган көне булса да, үткәннәрдә калган Кайбычның оешуына 90 ел тулды. Тарих битләренә күз салсак, 1927 елның 13 мартында ТАССР Үзәк Башкарма комитеты карары белән беренче районнар – Кайбыч, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Лаеш, Норлат һәм башка районнар оештырылган. Әмма алар төрле елларда үзгәртеп корылган. ТССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев Указы белән 1991 елның 19 апрелендә Кайбыч яңадан мөстәкыйльлек алды, дип яза район газетасы.
- Районның туган көнен ел саен үзебездәге җитәкчеләр, районны кайтаруда ярдәм итүчеләр, чит җирләрдә яшәүче якташлар катнашында үткәреп килдек. Бездән күптән киткәннәргә игътибарны күбрәк тә бирдек шикелле. Быелгы туган көн тантанасын башкачарак форматта уздырасым килде, бу хакта күп уйландым. Бәйрәмгә ел саен бер үк кешеләрне чакыру дөрес түгел, шуңа да быел, үзебезнең җирлектә яшәп, тырыш хезмәте белән Кайбычны менә шушы дәрәҗәгә җиткерүдә зур өлешләрен кертүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк чакырырга булдык. Алар, әлбәттә, иң беренче чиратта, атказанган хезмәткәр исемен алучылар. Президент Указы нигезендә бирелүче бу исем теләсә кемгә тәтеми, моның өчен хезмәттә аерым уңышларга ирешү кирәк. Барлык авыл җирлекләреннән алынган мәгълүматлар буенча, Кайбыч районы оешкан 26 ел эчендә 80 кешегә атказанган исеме бирелгән, шуның утызы мин җитәкчелеккә килгән биш ел эчендә тапшырылган. Бу авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә түгел, ә төрле тармакларда эшләүче атказанганнар. Әмма моңа атказанган колхозчы исемен алучылар керми, ул колхоз эчендә генә бирелгән, вакытында зур исем булгандыр, әмма аның хөкүмәттән бирелгән кәгазе юк. Орденнар белән бүләкләнүчеләрне дә барладык.
Тантанага чакырылган 300дән артык кешенең 215е – атказанган исемен алучылар, орденнар, «Ана даны» медале белән бүләкләнгән күп балалы аналар. Озак еллар буена хуҗалык җитәкчесе, ферма мөдире булып яки башка өлкәләрдә намус белән тырышып эшләүчеләр дә – тантана кунаклары. Без үз геройларыбызны – туган җиребезне матур эшләре белән данлаучыларны белергә тиеш. 300ләп кешене “Салават күпере” спорт комплексында табын артында да хөрмәтләячәкбез, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район газетасына биргән биргән интервьюсында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз