news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Кариев театрының яңа бинасына "Г.Кариев театры" дигән язу беркетелде

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театры яңа бинага гыйнвар аенда күченер дип көтелә.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Кариев театрының яңа бинасына “Г.Кариев театры” дигән язу беркетелде.

“Габдулла Кариев: “Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр”, – дип әйтеп калдырган. Бүген беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе булган Кариевның үз исеме дә театр бинасына алтын хәрефләр белән уелды”, – ди театр директоры Мансур Ярмиев.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театры яңа бинага гыйнвар аенда күченер дип көтелә.

Билгеле булганча, Петербург урамы 55 б адресы буенча урнашкан бинада элек “Победа” кинотеатры, аннары Офицерлар йорты иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot