Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген "КамАЗ" ААҖнең юбилее
Бүген "КамАЗ" ААҖнең юбилее
(Чаллы, 17 декабрь, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Бүген "КамАЗ" ААҖ 35 еллык юбилеен билгеләп үтә.
КамАЗның 35 еллык тарихы төрле вакыйгаларга бай. «Камадагы батырлык» һәм үзгәртеп кору елларындагы авыр кризис. Планлы хуҗалыкка һәм елына 120 мең автомобиль чыгаруга исәпләнгән автогигантның базар шартларына күчүе предприятие җитәкчелегеннән, коллективыннан зур тырышлыклар сорады.
Соңгы елларда автозавод эшчәнлегенең нәтиҗәләре, "КамАЗ" ААҖнең күп кенә каршылыкларны җиңеп, бүген даими һәм уңышлы эшләүче предприятие булуы турында сөйли. Базардагы ихтыяҗ буенча автомобильләрнең модельләре үзгәрә. Бүген "КамАЗ" ААҖ 30 төрдән артык - аз тонналылардан алып зур авырлыктагы йөк машиналарына кадәр чыгара. Предприятие 2005 елдан "Евро-2" двигательләрен чыгара башларга әзер һәм "Евро-3" двигательләрен җитештерүгә сертификат алган. БДБ илләренә чыгарылган йөк машиналарының яртысы Кама автозаводы өлешенә туры килә. Аның карамагында Россия базарының 37 проценттан артыгы тора.
"КамАЗ" ААҖ 2004 елны да уңышлы нәтиҗәләр белән тәмамлый. Кулланучылар 28 мең йөк машинасы, 41200 микролитражлы "Ока" алачак. Тауар продукциясен чыгару күләме 34,2 миллиард сумнан да ким булмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз