news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Камалда - Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән Арча халык театры

Спектакль театр коллективларының “Идел йорт” дип исемләнгән сигезенче төбәкара фестивале кысаларында күрсәтелә

(Казан, 11ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Арча халык театры Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен күрсәтә. Керү – чакыру билетлары буенча.

Билгеле булганча, Казанда агымдагы елның 6-22 ноябрь көннәрендә театр коллективларының “Идел йорт” дип исемләнгән сигезенче төбәкара фестивале уза. Быел башкала тамашачысына иҗат җимешләрен Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Баулы, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Теләче районнары, Казан шәһәре, Башкортостан Республикасы, Самара һәм Ульяновск өлкәләре халык театрлары тәкъдим итәчәк.

Арча халык театры Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен дә төбәкара фестиваль кысаларында күрсәтә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot