news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Камал театрының «Җанкисәккәем» спектаклен онлайн карарга мөмкин

«Җанкисәккәем» музыкаль комедиясе – театр репертуарындагы иң озын гомерле спектакльләрнең берсе.

Бүген Камал театрының «Җанкисәккәем» спектаклен онлайн карарга мөмкин

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектаклен 284нче тапкыр күрсәтә. Спектакльне бүген Камал театры залындагы тамашачы белән бергә «Татар-информ» аша онлайн карарга да мөмкин.

«Җанкисәккәем» музыкаль комедиясе – театр репертуарындагы иң озын гомерле спектакльләрнең берсе. Спектакльнең премьерасы 1995 елның 27 октябрендә булган.

Әлеге комедияне Фәрит Бикчәнтәев үзенең укучылары – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиевлар белән куйган иде. Кайбер артистлар төрле сәбәпләр белән алышынып торса да, беренче көннән бирле уйнаган актерлар да бар.

Спектакльне онлайн карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/355/

news_right_1
news_right_2
news_bot