news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Камал театрында тамашачыларны котлау оештырыла

Татар профессиональ театрының 110 еллыгына багышланган юбилей чаралары дәвам итә.

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Татар профессиональ театрының 110 еллыгына багышланган юбилей чаралары дәвам итә.

"Камал театрында бүген тантаналы кичәнең икенче көне. “Кичә театр котлаулар кабул итсә, бүген без үзебез тамашачыбызны котлыйбыз. Башта соңгы ун елда куелган иң яхшы спектакльләребездән өзекләр күрсәтәбез, аннары тамашачы өчен артистларыбызның чыгышлары булыр”, - дип сөйләде бүгенге программа турында театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов.

news_right_1
news_right_2
news_bot