news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Камал театры сәхнәсендә Гөргөри кияүләренең Буа версиясе – “Кияүләр”

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Кияүләр” спектакленнән онлайн-трансляция оештыра.

Бүген Камал театры сәхнәсендә Гөргөри кияүләренең Буа версиясе – “Кияүләр”
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Без Бродвей кебек эшлибез. Спектакльне чыгарабыз, аның белән Цирк Шапито кебек бөтен төбәкләрне йөреп чыгабыз. Аннары яңасын куябыз. Безнең репертуарда калган берничә генә спектакль бар – Казанга шуларны алып килдек”, диде Буа театры директоры, сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев.

Бүген Камал театрының зур сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның “Кияүләр” спектакле белән Буа драма театрының Казан гастрольләре башланып китә. Классик язучы, танылган драматург Туфан Миңнуллинның керәшен йолаларына багышланган бу спектаклен Раил Садриев әле Буа театры дәүләт статусын алганчы ук куя башлаган. Театрның артистлары алышынып торса да, бу комедия репертуарда гел яңарып тора.

Игътибар, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Кияүләр” спектакленнән онлайн-трансляция оештыра. Спектакльдә Раил Садриев үзе, моңарчы озак еллар эстрадада эшләгән Илсур Мортаза катнаша. Башлана – 19.00

Раил Садриев Казан гастрольләренең театрның 100 еллык юбилей чараларының башы булуын ассызыклап узды.

Исегезгә төшерәбез, гастроль афишасында өч спектакль. Иртәгә, 14 гыйнварда, кече сәхнәдә – Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” комедиясе, 15 гыйнварда – С.Латыйповның “Кодалар-кодачалар”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100